Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 06:37 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 06:37 , 20.5 °C
19.05.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда масштаблы бию марафоны оештырыла
Яр Чаллыда масштаблы бию марафоны оештырыла
Яр Чаллыда масштаблы бию марафоны оештырыла

Бүген шәһәрнең барлык мәктәпләрендә «Танцующие Челны -2021» бию марафоны уза. 1-11 сыйныф укучылары дүрт бию композициясен башкара: «Җиңү вальсы», «Татар биюе», «Калинка» һәм рок-н-ролл «Мин Чаллыны яратам».

Флешмоб «Шәһәрнең укучылар советы» балалар иҗтимагый оешмасы тарафыннан җиденче тапкыр үткәрелә һәм Иҗтимагый оешмалар көненә багышланган. Бию марафонында быел 48 меңнән артык кыз һәм малай катнашыр дип көтелә.

Шәһәрнең иң масштаблы бию марафонын бүген 16:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Яр буенда күреп булачак. Биредә марафонга 300 өлкән сыйныф укучылары кушылачак.