Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 22:22 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 22:22 , 22.5 °C
09.06.2021
0
Поделиться

Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, булачак бәйрәм һәм эшләми торган көннәр белән бәйле рәвештә, 2021 елның июнендә пенсия түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.

Яр Чаллы районара почтамты 12се урынына,  пенсия 11 июнь көнне түләячәк.

Кредит учреждениеләре аша пенсияләр һәм башка социаль түләүләр билгеләнгән график буенча башкарылачак.

Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерү буенча килеп туган сораулар буенча сезнең участогыгыз почтальонына яки почта бүлекчәсенә яки 8-800-100-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин.

Пенсия белән тәэмин итүнең барлык сораулары буенча сезгә Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәге белгечләре 8-800-600-0357 телефоны буенча җавап бирәчәк.