Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:13 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:13 , 21.5 °C
11.08.2022
0
Поделиться
Чаллыда UT FEST татар мәдәнияте фестивален үткәрергә әзерләнәләр
Чаллыда UT FEST татар мәдәнияте фестивален үткәрергә әзерләнәләр

Чаллыда URBANTATAR берләшмәсе беренче тапкыр “UT FEST” дип исемләнгән яңа татар мәдәнияте фестивале уздырачак. Чара 13 августка планлаштырылган. Ул “Азатлык” мәйданында кичке дүрттән 22:00 сәгатькә кадәр үтәчәк. Аның кысаларында Казанның Yummy Music инди-лейблы резидентлары һәм Aman Po-Kaifu Мәскәү диджейы чыгыш ясар дип көтелә. Шулай ук биредә төрле мастер-классларда катнашып осталыгыңны чараларга да мөмкин булачак. Урында татар китаплары һәм төрле кул эшләнмәләре тәкъдим ителүче сәүдә мәйданчыклары да эшләячәк. Моннан тыш, теләге булганнарны автобуска утыртып, шәһәр буенча экскурсиягә дә алып китәчәкләр.