Понедельник, 01 июня 2026
Һава торышы Хәзер 02:07 , 8.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:07 , 8.5 °C
20.11.2023
0
Поделиться
Югалмас мирас эзеннән

23 ноябрь сәгать 11:00 дә шәһәр үзәк китапханәсендә «Югалмас мирас эзеннән» исеме астында «Г. Исхакый. Көндәлекләр» китабын тәкдим итү кичәсе үтәчәк. Кичәгә Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының галимнәре белән очрашу көтелә.

Институт галимнәре Г.Исхакыйның иҗади мирасын өйрәнү буенча күпьеллык эшләре турында сөйләячәкләр һәм тамашачыларга «Г.Исхакый. Көндәлекләре» китабын тәкъдир итәчәкләр. Чарада һәркем ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителгән китаплар күргәзмәсе белән таныша алачак.