Вторник, 05 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:46 , 10.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:46 , 10.5 °C
12.03.2026
0
Поделиться
Автозавод районында 95 яшь тулу уңаеннан тыл хезмәтчәнен котладылар

Яр Чаллыда яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәчәне Лируза Гаяз кызы Байкиева 95 яшен билгеләп үтте. Юбилей көнендә Лируза Гаяз кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлауларар җибәрелде. Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова юбилярны шәхсән котлады.

Лируза Гаяз кызы Казанда хезмәткәр гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы елларында мәктәп укучысы буларак, фронтны тәэмин итүдә катнашкан.

Ул В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының "филология" белгечлеген кызыл диплом белән тәмамлаган. Хезмәт юлын Саба урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. 1963 елдан Алабуга дәүләт педагогика институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы булып эшли. 1980 елда ул Яр Чаллыга күчеп килә һәм Алабуга институтының филиалында эшен дәвам итә. Әдәбият кафедрасы буенча доцент гыйльми исеменә лаек була. 1986 елда ул Яр Чаллының Комсомол районы советына депутат итеп сайлана.

Ул "Россия Федерациясенең югары һәм һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре" билгесе белән бүләкләнгән.