Суббота, 02 мая 2026
Һава торышы Хәзер 04:06 , 5.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 04:06 , 5.5 °C
10.04.2026
0
Поделиться
Автозавод районында фашист концлагерьлары тоткыннарын искә алдылар
Автозавод районында фашист концлагерьлары тоткыннарын искә алдылар
Автозавод районында фашист концлагерьлары тоткыннарын искә алдылар
Автозавод районында фашист концлагерьлары тоткыннарын искә алдылар

Ел саен 11 апрель көнне Фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итүнең Халыкара көне билгеләп үтелә.

Автозавод районында әлеге категориягә караган 7 ветеран – куркыныч вакыйгаларның тере шаһитлары яши. Бу истәлекле көн алдыннан Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин Шәһәр Советы депутатлары белән берлектә ветераннарның өйләренә барды. Аларның ныклыгы, тыныч күк йөзе өчен тирән рәхмәт сүзләре белән озын гомер һәм нык сәламәтлек теләкләре җиткерелде, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара «Гаилә» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры китереп үткәрелә. Мероприятие проводится в соответствии с целями и задачами нацпроекта «Семья».

Бу хәтернең буыннан-буынга күчүе бик мөһим. Районның мәгариф учреждениеләре укучылары Ветераннар советы белән берлектә ветераннарның өйләрендә булдылар, ә мәктәпләрдә тематик очрашулар узды. Тимурчылар отрядлары белән бергә ветераннар үзләренең авыр балачакларын искә төшерделәр, бу көнгә кадәр яшәп җитә алмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Укучылар ветераннар өчен үзләренең рәхмәтен һәм ихтирамын белдереп, тетрәндергеч шигырьләр һәм җырлар әзерләделәр.