Среда, 06 мая 2026
Һава торышы Хәзер 13:09 , 24.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 13:09 , 24.5 °C
26.02.2026
0
Поделиться
Автозавод районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләк җыелмалары тапшыра башладылар

Һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә аерым игътибар бирелә. Аларга рәхмәт, теләктәшлек һәм котлау сүзләре аеруча ихлас яңгырады. Хакимият вәкилләре ассызыклаганча, шәһәр геройларының батырлыгын онытмый һәм аларның якыннарына һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә даими адреслы ярдәм күрсәтелә. Шәһәр һәм район хакимиятләре социаль ярдәм чараларын киңәйтү буенча эшне дәвам итә, Ватан сакчыларының бер генә гаиләсе дә игътибарсыз калмаячак.