Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 19:38 , 24.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:38 , 24.5 °C
18.11.2021
0
Поделиться
Шәһәрдә үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләренең саны кимегән

Яр Чаллы шәһәренең ЮХИДИ җитәкчесе Радий Кадиков хәбәр иткәнчә, Чаллыда юл-транспорт һәлакәтләре урыннарын киметү буенча планлы эш алып барыла: ясалма юл тигезсезлекләре, светофорлар, фото һәм видеофиксация системалары җитәрлек күләмдә урнаштырыла. Балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, хәзер шәһәрдә юл хәрәкәте иминлеге атнасы уза, аның кысаларында инспекторлар мәктәпләрдә лекцияләр үткәрәләр, яшь хәрәкәт инспекторлары эшчәнлеге актив алып барыла.

Ул билгеләп үткәнчә, быел Яр Чаллыда балалар катнашында 88 юл-транспорт һәлакәте, күбесе, 50 очрак, торак йортлар ишегалларында булган. Гостев урамында җәяүле балаларны бәрдергән очрактан соң светофор объектын киләсе елда түгел, ә быел ук урнаштыру турында карар кабул ителде.

«Бу район актив үсештә булу сәбәпле, транспорт чаралары һәм җәяүлеләр агымы арта, шундый ихтыяҗ туды. Киләсе елны көтеп тормыйча, эшләр хәзер үк башланды», - диде ул.