“Ел тәрбиячесе” һөнәри конкурсының муниципаль этабы узды
Финалга конкурсның беренче һәм икенче турлары нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган 9 педагог чыкты.
Беренче урынны 12нче балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Русинова яулады, икенче урынны 17нче балалар бакчасы тәрбиячесе Оксана Мясунова, өченче урынны 111нче балалар бакчасы физик культура инструкторы Екатерина Кузнецова алды.