Яр Чаллыда сезонлы агачлар утырту башланды. Кичә Шишкин бульварында зәңгәр чыршылар утыртылды, Үзәк районда компенсацияле агач утырту узды, ә бүген Сидоровский паркында 130 чыршы утыртылды.
Чарада район халкы, ТИҮ вәкилләре, хакимият хезмәткәрләре катнашты.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агач утырту Яр Чаллыда октябрь уртасына кадәр барачак – бу вакыт агачларның үсеп китүе өчен иң яхшы чор дип санала. Сүз уңаенда, узган ел Чаллыда 13 меңгә якын яшел үсенте утыртылган, быел тагы да күбрәк үсенте утырту планлаштырыла.