Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 15:25 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:25 , 28.5 °C
12.12.2022
0
Поделиться

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсе барышында мобилизацияләнгән гаиләләргә әхлакый, матди ярдәм күрсәтү эше дәвам итәчәген хәбәр итте. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә туклану өчен түләүдән тыш, яңа туган сабыйларга финанс ярдәме дә күрсәтелә - кечкенә чаллылыларның әниләренә йөз мең сум акча түләнә. Моннан тыш, Чаллы гуманитар ярдәм партиясен формалаштыра - хәзер аны туплау бара. Рөстәм Гатин командасы волонтерларына хезмәт хакларын түләү өчен акча бүлеп биреләчәк - алар хәзер Лисичанскида эшлиләр. «Без аларга матди ярдәм күрсәтәчәкбез, хезмәт хакы түләячәкбез. Яңа елга кадәр йөкне туплап җибәрү өчен өстәмә рәвештә сатып алырга кирәк булган җиһазлар исемлеге буенча килештек. Бу миссияне дәвам итү өчен барлык финанс ресурсларны табачакбыз, башкача була алмый», - дип ышандырды шәһәр мэры Наил Мәһдиев.