Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 06:19 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 06:19 , 20.5 °C
10.06.2022
0
Поделиться
Яр Чаллының 71 микрорайонында фельдшер-акушерлык пунктын монтажлау бара
Яр Чаллының 71 микрорайонында фельдшер-акушерлык пунктын монтажлау бара

Бүген Яр Чаллыда 71 микрорайонда «Залесный» модульле фельдшер-акушерлык пунктын монтажлауга керештеләр. Медицина пункты 7 нче поликлиниканың яңа структур бүлекчәсе булачак. Төзелеш барышы белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов һәм сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев таныштылар.

Яңа медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында Яр Чаллы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру максатларында төзелә. Яңа объектны көз көне файдалануга тапшыру көтелә. Модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелешенә федераль бюджеттан 8 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Ул Рассветная ур., 1 адресы буенча урнашачак.