Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 08:59 , 23.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 08:59 , 23.5 °C
11.08.2023
0
Поделиться
Чаллыда ишегалды бәйрәмнәре гөрли
Чаллыда ишегалды бәйрәмнәре гөрли
Чаллыда ишегалды бәйрәмнәре гөрли
Чаллыда ишегалды бәйрәмнәре гөрли
Чаллыда ишегалды бәйрәмнәре гөрли
Чаллыда ишегалды бәйрәмнәре гөрли

Чаллыда Татарстан Республикасы рәисенең "Безнең ишегалды" программасы кысаларында башкарылган эш өчен рәхмәт белдерү яхшы традициягә әверелде. Бу юлы күршеләр 31/08 йортының төзекләндерелгән ишегалдында очраштылар, яхшы эш нәтиҗәләрен бәяләделәр һәм күңел ачтылар. 

Бәйрәм кунаклары өчен шәһәрнең иҗади коллективлары чыгыш ясады. Иң яшь кунаклар өчен конкурслар һәм уеннар оештырылды. Бәйрәм киче күтәренке кәеф белән тулыландырылды. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләү тантанасы булды.

Чарада муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Дәүләт Советы депутаты, «Далини» компанияләр төркеме җитәкчесе Руслан Нигъмәтуллин, Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов катнашты. Алар бәйрәм кунакларын Шәһәр көне белән котладылар, сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек теләделәр. 

Чараны әлеге микрорайон активы белән берлектә "31 комплекс" ТИҮ рәисе Зоя Пиванова оештырды.