Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 13:45 , 30.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 13:45 , 30.5 °C
08.11.2021
0
Поделиться

Яр Чаллыда ел башыннан Кадрлар үзәгенә эш эзләп 10 488 кеше мөрәҗәгать иткән. Эшсезлек буенча 1 271 эш эзләүче теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,45% тәшкил итә (ТР буенча 0,73%).  Бу хакта Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрнең 1 203 предприятиесе «Россиядә эш» порталында теркәлгән. Кадрлар үзәгенә тапшырылган вакансияләр саны 9 519 берәмлек тәшкил иткән.

Ел башыннан эшсезлек буенча пособиеләр түләүгә 136 млн 750 мең сум тотылган, 7 265 граждан эшкә урнаштырылган.