Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 18:01 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 18:01 , 27.5 °C
14.06.2022
0
Поделиться
Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,42% тәшкил итә

Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,42% тәшкил итә. Татарстан Республикасы буенча бу күрсәткеч 0,52% тәшкил итә. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте.

Ел башыннан кадрлар үзәгенә эш эзләү максаты белән 3 900 граждан мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көндә эшсезләр сыйфатында 1 200 кеше исәптә тора. Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар банкында 5 313 вакансия бар. Шәһәрнең 1 781 предприятиесе «Россиядә эш» порталында теркәлгән. Ел башыннан бирле 2 487 кеше эшкә урнаштырылган.

«Ел башыннан эшсезлек буенча пособиегә 38 млн 400 мең сум тотылган», – дип аңлатты Татьяна Быданова.