Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 18:31 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 18:31 , 27.5 °C
07.10.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе ковидка кадәр чор күрсәткеченә җиткән

Яр Чаллыда хезмәт базары торышы турында матбугат конференциясендә «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе урынбасары Жанна Хайрова сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, эшсезләр сыйфатында 1 315 кеше исәптә тора. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,47%ны тәшкил итә (Татарстан Республикасында – 0,80%).

«Ел башыннан эшсезлек дәрәҗәсе 3,5 тапкырга кимеде. Шулай итеп, без кризиска кадәрге күрсәткечкә кайттык. Ул вакытта 1 276 кеше исәптә торган, эшсезлек дәрәҗәсе 0,45% тәшкил иткән», - дип белдерде Жанна Хайрова.

Бүгенге көндә шәһәрдә эш бар. Мәгълүмат базасында 9 700 вакансия бар.

Элеккеге кебек үк, эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур. Аларның өлеше 64%. Алар арасында: механик җыю эшләре слесарьлары, фрезерчылар, токарьлар, автомобиль йөртүчеләр. Төрле белгечлек табиблары, медперсонал, тәрбиячеләр, икътисадчылар, бухгалтерларга ихтыяҗ 25% тәшкил итә. Вакансияләр банкының 11% ы - квалификация таләп итми торган һөнәрләр: ярдәмче эшчеләр, йөк ташучылар, ишегалды җыештыручылар.

«Плеймаркетлар, маркетплейслар белән эшләү буенча белгечләр, GPS буенча транспорт чаралары хәрәкәтен контрольдә тоту буенча белгечләр, тьютерлар кебек яңа вакансияләр барлыкка килде», - дип уртаклашты Мәшгульлек үзәге җитәкчесе урынбасары.  

Ул искәрткәнчә, 5 октябрьдән РФ Хөкүмәтенең «Эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме турында»гы 362 нче Карарына үзгәрешләр үз көченә керде.  Хәзер эш бирүче мәшгульлек үзәкләрендә 1 августка теркәлгән эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру өчен субсидия алырга мөмкин. Элегрәк бу дата - 1 гыйнварь иде.