Бүген «Этюд» спорт мәктәбендә интеллектуаль көрәш атмосферасы хөкем сөрде — биредә Яр Чаллы шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән килгән яшь талантларны җыйган «400 еллыкка акыллы йөреш» шәһәр шахмат турниры узды.
Турнирда шәһәрнең 52 балалар бакчасыннан 92 тәрбияләнүче катнашты. Бүген мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яхшы 18 шахматчы Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулуга багышланган Кубок өчен үз районнары данын яклады.
Шахмат такталарында яшь «гроссмейстерлар» ныклык һәм стратегик фикерләү күрсәтте. Бу вакыйга шахмат яратучы кечкенә дуслар өчен чын бәйрәмгә әверелде, алар үзләренең стратегик сәләтләрен һәм берничә адым алга уйлый белүләрен күрсәтте.
Компетентлы жюрины «Этюд» спорт мәктәбенең шахмат буенча югары категорияле тренеры, мәктәпкәчә лига президенты, «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль үсеш клубы «Тылсымлы шахмат патшалыгы» проекты эксперт төркеме җитәкчесе Дина Ашыева җитәкләде.
«400 еллыкка акыллы йөреш» шахмат турниры нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде: 1 нче урынны 88 нче балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Данил Җәләлов яулады; 2 нче урында — 122 нче балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Матвей Пятаков; 3 нче урында — 62 нче балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Захарий Жирков.
Турнирдан барлык фотолар белән монда танышырга мөмкин.