«Табиб белән прогулка» программасында катнашучылар – 100гә якын кеше – үзләренең алыштыргысыз галстукларын да онытмыйча, чиләкләр, тырмалар, букчалар һәм буяу белән урамнарга чыкты.
Һава торышы чараны үткәрү өчен уңайлы булды: җылы һәм коры иде. Инвентарь белән тантаналы сафка тезелү, истәлеккә гомуми фото һәм җылы котлау сүзләре бәйрәм атмосферасы тудырды. Катнашучылар көне буе саф һавада файдалы эш белән шөгыльләнү аерым шатлык икәнен билгеләп үтте.
Көч куйган төп урын буларак, проектта катнашучылар еш кына үзләре җыела торган һәм шәһәрнең күп кунаклары килә торган урын – «Кызыл Тау» территориясе сайланылды.
Өмә барышында газоннар тәртипкә китерелде, Җиңүнең 75 еллыгына утыртылган алмагачларнын ботаклары киселде һәм агартылды, шулай ук «Хәрби хәтер» сорты исеме һәм «Табиб белән прогулка» логотибы язылган исем тактачыклары куелды.
Чараның финалы җылы һәм дусларча мохиттә узды. «Кызыл Тау» мәдәният үзәге хезмәткәрләре белән гомуми фото, музыка һәм җырларга флешмоб, шулай ук табигатьтә һәм урман күле тирәли скандинав йөреше булды.