Пятница, 01 мая 2026
Һава торышы Хәзер 20:16 , 7.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 20:16 , 7.5 °C
17.04.2026
0
Поделиться
Яр Чаллыда «Россия эше» ярминкәсе уза

Бүген КФУның Инжиниринг үзәгендә Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабы уза.

Ярминкәдә 30 га якын эш бирүче катнаша, алар 30 меңнән 130 мең сумга кадәр хезмәт хакы белән меңнән артык вакансия тәкъдим итте, шул исәптән КАМАЗ, Ремдизель, Транстехсервис, РИАТ, Лента, Хайер Индастри Рус, ЭССЕН кондитер фабрикасы, Чаллы-Бройлер, АММОНИЙ һәм башкалар кебек эре компанияләр.

Моннан тыш, мәйданчыкта дәүләт ярдәме чаралары, «Кадрлар» милли проекты кысаларында укуны оештыру турында консультация пунктлары, шулай ук махсус зәрби операция катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен махсус зона эшләячәк.