Кырымда Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе эгидасы астында Татарстанның 24 муниципаль берәмлегеннән 210 бала катнашында «Созвездие - Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең җәйге иҗади сменасы узды.
Биредә Казахстаннан, Көньяк Осетия, Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан, Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән меңләгән бала өчен «Созвездие-Йолдызлык» концертлары узды.
Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне уңаеннан 23 июльдә «Созвездие-Йолдызлык» җиңүчеләре махсус хәрби операциядә катнашучы офицерлар һәм моряклар, аларның гаиләләре, флот ветераннары һәм Татарстан Республикасыннан чакырылган хәрби хезмәткәрләр өчен узган концертта катнаштылар.