Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 4 февральдә көндез, 10:00нан 18:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән күз күреме 500 метрга һәм аннан да кимрәк начарлану белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә фаразланучы метеорологик шартларны исәпкә алып, түбәндәге хәвеф-хәтәрләр барлыкка килергә мөмкин: 1. Федераль, төбәк һәм җирле әһәмияттәге трассаларда юл-транспорт һәлакәтләренә бәйле гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү ихтималы арта. 2. Гражданнар, дәүләт һәм эксперименталь авиация эшендә, шул исәптән аэродромнарда һәм вертолет мәйданчыкларында кимчелекләр
ихтималы арта.