3 апрельдә Үзәк шәһәр китапханәсендә күргәзмә ачылачак. Үз эшләрен РФ һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы тәкъдим итәчәк Александр Черный (Чаллы шәһәре) һәм аның улы Алексей Черный (Стәрлетамак шәһәре, Башкортстан Республикасы).
Биредә пейзажлар, натюрмортлар һәм абстракт композицияләр тәкъдим ителәчәк. Рәссамнар күп жанрларда уңышлы эшлиләр, ләкин Татарстан, Башкортстан табигате аеруча Илһам бирә, алар аңа бик күп якты, ихлас әсәрләр багышлаган. Рәссамнарның картиналары Татарстан һәм Россиянең шәхси коллекцияләрендә, музейларында, картиналар галереяләрендә саклана. Башлана 16:00.