Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:26 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:26 , 20.5 °C
04.02.2022
0
Поделиться
Шәһәр үзәк китапханәсе чаллылыларны иҗат кичәсенә чакыра

10 февраль 12:00 сәгатьтә Шәһәр үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының атказанган артисты Флора Вафинаның «Якты хәтер уты» дип исемләнгән иҗат кичәсе узачак. Музыкаль очрашуны ул танылган скульптор, рәссам Илдар Хановны искә алу көненә багышлады.

Программада рус һәм татар телләрендәге лирик-патриотик җырлар яңгыраячак.

Флора Вафина – автор-башкаручы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган артисты. Мәскәү шәһәрендә яши.

Белешмәләр 70-02-26 телефоны буенча.