Четверг, 21 мая 2026
Һава торышы Хәзер 18:05 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 18:05 , 22.5 °C
13.03.2023
0
Поделиться

«Россия эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова әйтүенчә, бүгенге көндә мәгълүматлар базасында 5,3 мең вакансия бар. 807 кешегә эшсез статусы бирелгән. Эшсезләргә уртача 35-40 мең сум хезмәт хакы тәкъдим ителә. Предприятиеләр машина һәм бульдозер йөртүчеләргә  120 мең сум хезмәт хакы түләргә дә әзер.

Татьяна Быданова: «Шәһәр предприятиеләрендә эшчеләрне кыскартулар юк. «Демография» милли проекты буенча эшсезләрне предприятиеләр заявкасы нигезендә яңа һөнәрләргә укытабыз. Тегүчеләр төркеме җыелды. Инвалидларны эшкә урнаштыру мөмкинлеге дә бар», – дип искәртте.