Ел ахырына Чаллыда 46 резидент булачак, өстәмә сөйләшүләр очрагында – күбрәк. "Хәзерге резидентлар үсеше дәвам итә. Аларның һәр өченчесе үз өстенә алган йөкләмәләрен арттырды: 18 предприятие өстәмә эш урыннары булдырды, 13 резидент яңа төр продукция кертте һәм 14 резидент өстәмә инвестицияләр кертте", - дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсе барышында алгарышлы үсеш территориясен үстерү бүлеге башлыгы Алия Бикташева. ТОР режимы гамәлдә булган чорда шәһәр бюджетына керемнәр суммасы 545,7 млн сум тәшкил итә. ТОР резидентларының муниципаль бюджетка салым түләүләре суммасы ел саен үсеш динамикасына ия. Мәсәлән, 2021 елда бу күрсәткеч 133,8 млн сум тәшкил итсә, 2022 елда инде 171,6.
ТОР резиденты статусын алган эшмәкәрләргә табышка салым, оешмаларның милкенә салым һәм җир салымы буенча преференцияләр бирелә. Резидент статусын алу өчен үз проектына ким дигәндә 20 млн сум акча инвестицияләргә һәм ким дигәндә 15 эш урыны булдырырга кирәк.