Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:12 , 29.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:12 , 29.5 °C
21.02.2022
0
Поделиться

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Яр Чаллы» һәм «Менделеевск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендәэшчәнлекне тормышка ашыру турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча утырыш узды. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды. Барлыгы 4 гариза каралган.

Карауга тәкъдим ителгән 4 проект та яңа – берсе «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә гамәлгә ашырылачак, Менделеевск берьюлы өч яңа резидент белән тулыландырылачак.

«Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә «Металлист» металл конструкцияләр заводы ҖЧҖ сэндвич-панельләр һәм металл конструкцияләрне җитештерүне гамәлгә ашырачак. Бу бүген утырышта каралган проектларның иң кыйммәтлесе, аның гомуми бәясе 100,9 млн сумга бәяләнә, ә аны гамәлгә ашыру өстәмә рәвештә 50 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.