Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 21:03 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 21:03 , 22.5 °C
25.04.2023
0
Поделиться
Хәрби хезмәткәрнең баласын тантаналы рәвештә каршы алдылар
Хәрби хезмәткәрнең баласын тантаналы рәвештә каршы алдылар
Хәрби хезмәткәрнең баласын тантаналы рәвештә каршы алдылар

Кызының тууы белән хәрби хезмәткәрнең хатынын Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов котлады. 

Украинада махсус хәрби операциядә бурычлар үтәүче хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү кысаларында, ул шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән йөз мең сум акча, шәһәр Советы депутаты Владислав Гаврилов исеменнән балалар кибетенә сертификат тапшырды. Котлауларга ир белән хатынның хезмәттәшләре дә кушылды. 

"Барыгызны да чын күңелдән  котлыйм. Сәламәтлек, тормыш юлыгызда зур бәхет һәм якты уңышлар телим”, - дип мөрәҗәгать итте котлау сүзләре белән Фәрид Салахов

Тантанадан соң туганнары һәм кунаклар истәлеккә фотога төштеләр, котлаулар һәм бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр.