Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:40 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:40 , 27.5 °C
26.12.2022
0
Поделиться
АҮТ “Яр Чаллы”: 7 мең эш урыны, 13,7 млрд сумлык салым

Агымдагы елда  Чаллыда “Яр Чаллы”ның алдынгы үсеш территориясенең 41 резиденты теркәлгән.Ел башыннан 5 яңа резидент теркәлгән, дип искәртте шәһәр советы утырышы барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Резидентлар тарафыннан барлыгы 7 меңнән артык эш урыны булдырылган, салымнар суммасы 13,7 млрд.сум тәшкил иткән. Капиталь кертемнәр күләме 26,5 млрд сумга кадәр арткан.

Без алга таба да башка төр эшчәнлекне үстерәчәкбез”, — дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.— Көндәшлек, яңа җитештерүгә килү мөмкинлеге булырга тиеш.Бу безнең шәһәр икътисадының төрлелегендә мөһим корал. Шәһәр предприятияләре уңышлары республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелде: Яр Чаллы 2022 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр берәмлекләре һәм районнары арасында инвестицион эшчәнлек буенча лидер дип танылды”