Яр Чаллы шәһәрендә эшсезлек дәрәҗәсе 0,13% процентны тәшкил итә.
«Аеруча машина йөртүчеләр, слесарь, станок операторлары, электромонтёрлар, наладчик, табиблар, шәфкать туташлары, тәрбиячеләр җитми», – ди «Рәсәй эше» кадрлар үзәге Татьяна Быданова.
Чагыштыру өчен, Казанда бу сан – 0,22%, Түбән Камада – 0,25%, Әлмәттә – 0,19%. Шуңа да карамастан эшче кулларга кытлык күзәтелә. Бүгенге көндә шәһәрдә 6 мең вакансия бар. Бер эшсез кешегә 16 вакансия туры килә.
Кадрлар мәсьәләсенең кискен торуын Чаллы хакиме Наил Мәһдиев та искәртте һәм проблеманы хәл итү юлларын табарга кирәклеген белдерде.