Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:42 , 18.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:42 , 18.5 °C
14.09.2022
0
Поделиться
26 сентябрьдә Чаллы йортларына җылылык биреләчәк

Башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә, күпкатлы йортларга җылылык бирү 13 сентябрьдә тоташтырылган булырга тиеш иде, әмма әлеге документка үзгәрешләр кертелде. Һава шартлары җылы булу сәбәпле, 26 сентябрьдә җылы биреләчәк. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев билгеләп үткәнчә, барлык йортлар да җылылык җибәрүгә әзер, кирәкле процедуралар башкарылган. "Теләсә кайсы көнне җылылык бирелергә мөмкин", - дип билгеләде ул. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрнең социаль-мәдәни объектларына – мәктәпләргә, балалар бакчаларына җылылык 13 сентябрьдән бирелде.