Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 19:04 , 25.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:04 , 25.5 °C
23.04.2022
0
Поделиться
«Мизгел» җыр театры «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-приен яулады

«Созвездие-Йолдызлык» XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау Гала-концертында төп приз ияләренең исемнәре билгеле булды. Фестивальнең Гран-приен Яр Чаллыдан «Мизгел» җыр театры алды.

Лаеклы җиңүчене Яр Чаллы коллективын сәхнәдән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән котлады.

Беренче урынны Азалия Яфясова, Руслан Закиров, "Бисеринки" халык бию ансамбле, "Лик" балалар хореография студиясе, Vegas dance family бию студиясе яулады.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе эгидасы һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза.