Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:59 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:59 , 19.5 °C
13.11.2021
0
Поделиться
Яр Чаллыга 400 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Габдулла Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә узды.

Ярминкәләрдә төп катнашучылар - Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Тукай муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре.

Ярминкә мәйданчыкларында киң ассортиментта сыер, сарык, кош ите (каз, үрдәк, тавыклар); бәрәңге, кәбестә, суган, кишер һ.б. тәкъдим ителде. 23 млн. сумнан артык суммага 400 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән иде.

Шулай ук ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов та булды.