Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:19 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:19 , 20.5 °C
07.04.2023
0
Поделиться
Студентлар балалар бакчасында эшләргә өйрәнәләр
Студентлар балалар бакчасында эшләргә өйрәнәләр
Студентлар балалар бакчасында эшләргә өйрәнәләр

82 нче «Көнбагыш» балалар бакчасы базасында, педагог һәм остаз елына багышланган стажировка мәйданчыгы кысаларында, тәрбияче һөнәренең абруен күтәрү максатыннан, «Яр Чаллы педагогика көллияте»нең II курс студентлары өчен практик укыту үткәрелде.

Физик культура буенча инструктор Елена Квитковская өч яшь төркемендә уен формасында ачык дәресләр күрсәтте: икенче кече төркемдә “Урман маҗаралары”, өлкән төркемдә волонтерлар ролендә зоопарк директорына качкан хайваннарны тотарга ярдәм итү, мәктәпкә әзерлек төркемендә -күнегүләр.

Балалар спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләк белдерделәр. Бөтен чор дәвамында физик культура, иртәнге гимнастика һәм йокыдан соң гимнастика буенча дәресләр оештыру һәм үткәрү ысуллары һәм алымнары күрсәтелде.