Яр Чаллы педагогика көллияте студентлары «Гренада» паркы территориясенә чыгып, коммуналь хезмәтләргә кар йомшартуда һәм чүп-чар җыюда ярдәм күрсәтте. 38 нче мәктәп укучылары бу вакытта үз уку йортларының территориясен тәртипкә китерде.
Оештыручылар барлык теләүчеләрне экологик акциягә кушылырга һәм бергәләп шәһәрне чистарак итәргә чакыра.