Яр Чаллыда «Мастеровые» театрының яңа бинасы 46 процентка әзер
«Мастеровые» рус драма театры бинасының әзерлеге 46% тәшкил итә. Объектны Чаллының Илнар Гайсин җитәкчелегендәге «Евростиль» компаниясе төзи. Төзелеш мәйданчыгында 170 кеше эшли. Хәзерге вакытта объектта кирпеч салу, бизәкләү эшләре, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру эшләре бара.