Яр Чаллы боз сараенда янгын сүндерү системасын яңартуга 72 млн сум акча бүлеп биреләчәк
45 нче комплекста урнашкан боз сараенда янгын сүндерү һәм төтен чыгару системасын яңартуга шәһәр бюджетыннан 72 млн сум юнәлдереләчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте: «Мин карар кабул иттем. Минемчә, тамашачылар һәм спортчыларның иминлеге – иң мөһиме, кешеләрнең сәламәтлеге безнең өчен өстенлекле юнәлеш, без беркайчан да бу өлкәгә акча кызганмадык. Анда заманча янгын сүндерү системасы кирәк, күзәтү органнарының боз сарае эшчәнлегенә карата шелтәләр булырга тиеш түгел. Бүген объект планлы режимда эшли, бернинди дә куркыныч юк. Дәүләт янгын күзәтчелеге тарафыннан бирелгән документ – ул гамәлдәге документ».