Яңа мөмкинлекләр: модернизациядән соң кайнар цинклау цехы ачылды
Бүген "Ак Барс Металл" ҖЧҖдә модернизациядән соң кайнар цинклау цехы ачылды. Кайнар цинклау – иң ышанычлы, экономияле һәм металл конструкцияләрен коррозиядән саклауның киң таралган ысулларының берсе булып санала. Цехның төп үзенчәлеге – Идел буенда иң зур цинклау ваннасы, аның җитештерү егәрлекләре елына 40 мең тонна цинклау буенча эшләр башкарырга мөмкинлек бирә.