Депутатлар Рөстәм Миңнехановтан яңа районнарны үстерү планнарын хуплауларын сорадылар
Шәһәр Советы депутаты, шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Рөстәм Гайнуллов Шәһәр Советының XIII утырышында чыгыш ясады. Ул төзелеш тармагындагы нәтиҗәләр һәм планнар турында сөйләде. Соңгы 10 елда алты гомуми белем бирү мәктәбе, 25 балалар бакчасы төзелгән, 36 балалар бакчасы, 30 мәктәп һәм 15 поликлиника капиталь ремонтланган.