Егор Саримов бәйгедә җиңү яулады
«ИнПолимерТех» Чаллы компаниясе җитәкчесе Егор Саримов «Төзелеш тармагы лидерлары» V Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Бүләкләү тантанасы Ярославльдә узды.
Хәзер 10:57
,
17.8 °C
Хәзер 10:57
,
17.8 °C
«ИнПолимерТех» Чаллы компаниясе җитәкчесе Егор Саримов «Төзелеш тармагы лидерлары» V Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Бүләкләү тантанасы Ярославльдә узды.
Төзүчеләр көне һәм Шәһәр көне алдыннан шәһәрнең рәсми сайты автокала төзелеше фотосурәтләрен бастыра. Уникаль кадрлар Башкарма комитетның архив бүлегеннән алынды.
Җир кодексына быел кабул ителгән үзгәрешләр Чаллы халкына күрше районнардан да җир бүлеп бирү мөмкинлеген ачты. Чаллы күпбалалы гаиләләренә Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман районнарыннан участоклар бүленеп тәкъдим иттеләр.
Дәрәҗәле кунаклар күргәзмәләр карап чыкты. Чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев һәм Татарстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.
Төзүчеләр һәм янәшәдәге белгечлекләр хезмәткәрләре Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамоталары, Татарстан Республикасы министрлар кабинетының Рәхмәт хатлары белән, шулай ук Чаллы хакименең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.