Шамил Усманов урамында төзекләндерү эшләре 15% ка башкарылган
Шамил Усманов урамында төзекләндерү эшләре 15% ка башкарылган. Капиталь ремонт кысаларында Автомобиль юллары предприятиесе борт ташларын демонтажлау, асфальт-бетон катламын фрезерлау эшләре алып бара. Шулай ук эшчеләр өстәмә парковка урыннары булдыру, яктырту баганалары урнаштыру өчен төзекләндерү эшләрен башлаган.