Яр Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә Б блогын капиталь ремонтлау дәвам итә
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсенең Б корпусында ремонт эшләренең барышы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, дәвалау учреждениесендә капиталь ремонт 2018 елның маенда башланды һәм этаплап бара. 2018-2020 елларда В корпусында 773,2 млн сумлык ремонт эшләре башкарылды. Корпус бинасы яңартылды, медицина һәм технологик җиһазлар белән җиһазландырылды. Чиратта- А, Г, Д блокларын ремонтлау.