Чаллыда өч яңа балалар бакчасының берсе төзелеп бетте
131 нче номерлы «Нуркайлар» балалар бакчасы яшь чаллыларны кабул итәргә әзер. «Евростиль» компаниясе Яр Чаллының 63 комплексында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелешен тәмамлады. «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән. Бүген Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен карады.