«Өмет» интернат-мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланды
Яр Чаллының 86 нчы «Өмет» интернат-мәктәбе 1993 елның 6 сентябреннән эшли. Бина тулысынча яңартылуны 40 ел көткән (анда элек балалар бакчасы булган). Ремонтка республика бюджетыннан 67 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.