Элеватор тавындагы күпер вакытлыча ябыла
Хәзер анда ремонт эшләре башлана – резиналы валчыклы катлам җәеләчәк. Күпер җәяүлеләр өчен 20 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр ябык булачак.
Хәзер анда ремонт эшләре башлана – резиналы валчыклы катлам җәеләчәк. Күпер җәяүлеләр өчен 20 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр ябык булачак.
Яр Чаллыда Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов рәислегендә җәмәгать тыңлаулары узды. Анда Шәһәр Советының «2007 елның 25 октябрендәге 26/4 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» карар проекты хакында фикер алыштылар.
Яр Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарту проектын тормышка ашыру өчен яңгыр сулары канализациясен төзергә кирәк. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев күчмә киңәшмә барышында хәбәр итте.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген төп төзелеш объектларының берсендә булды, анда Гостев урамының автомобиль юлы реконструкцияләнә. «РБР 16» генераль директоры, Шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта башкарылган эшләр күләме контрактның 13% - 14% тәшкил итә. Төзүчеләр бу эшкә агымдагы елның августында керештеләр.
Бүген Яр Чаллыда тантаналы рәвештә 130 нчы «Калейдоскоп» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение Раскольников урамындагы 34 микрорайонда урнашкан. Бәйрәм чарасында мэр Наил Мәһдиев һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.