Среда, 03 июня 2026
Һава торышы Хәзер 22:50 , 11.1 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 22:50 , 11.1 °C
23.10.2024
0
Поделиться

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе 2025-2027 елларга шәһәрнең социаль-икътисадый үсеш прогнозы проекты буенча җәмәгать фикер алышулары үткәрү турында хәбәр итә.

Җәмәгать фикер алышуларын үткәрү срогы: 2024 елның 23 октябреннән 2024 елның 29 октябренә кадәр.

Проект буенча кимчелекләр һәм тәкъдимнәрне җибәрү тәртибе:

— электрон почта аша economica.chelny@tatar.ru адресына файл беркетү рәвешендә;

— почта аша түбәндәге адреска: Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 йорт, Башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе.