Четверг, 28 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:29 , 9.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:29 , 9.5 °C
17.04.2026
0
Поделиться
Идел буе федераль округының «ФормАРТ» VII урам сәнгате фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь рәссамнарга, профессионалларга һәм һәвәскәрләргә биш тематик юнәлеш буенча граффити эскизлары булдырырга тәкъдим ителә. Катнашу өчен 3 майга кадәр formartpfo.ru проекты сайтында форманы тутырып, конкурс эшенең эскизын беркетергә кирәк.

Тулырак мәгълүмат – проект сайтында.

Узган сезон йомгаклары буенча иң яхшы эш дип Яр Чаллыдан Александр Попов эше танылды. Аның «Көтә» муралы Яшел Үзәндәге йортларның берсен бизи – анда өчпочмаклы фронт хаты тоткан хәрби формадагы кыз сурәтләнгән.