Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 00:35 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 00:35 , 19.5 °C
12.10.2022
0
Поделиться

Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында мәдәни традицияләрне саклау, шулай ук үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан «Россия исемнәре» IX Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале үткәрелә. Конкурс 5 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр бөтен Россия территориясе буенча онлайн уздырыла. Фестиваль биш номинациядә үткәрелә: вокал һәм инструменталь башкару, хореография, сәхнә һәм рок сәнгате. Конкурс өлешеннән тыш, фестиваль кысаларында киң белем бирү һәм мәдәни программа каралган: педагоглар өчен Россиянең әйдәп баручы белгечләренең мастер-класслары, «түгәрәк өстәлләр» һәм экспертлар белән иҗади очрашулар, Россиянең халык һәм атказанган артистлары катнашында җиңүчеләрнең гала-концерты.