Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 23:34 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 23:34 , 22.5 °C
10.04.2021
0
Поделиться
Шәһәребезнең медицина учреждениеләре хезмәткәрләре арасында бадминтон буенча ярышлар үтте
Шәһәребезнең медицина учреждениеләре хезмәткәрләре арасында бадминтон буенча ярышлар үтте

Яр Чаллы шәһәренең медицина учреждениеләре хезмәткәрләре арасында бадминтон ярышлары КФУ спорт комплексында узды. Спорт чарасы Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Бөтенроссия "Сәламәт бул!" акциясе кысаларында оештырылды.

Турнирда шәһәрнең барлык медицина учреждениеләре дә катнашты. Ярышлар ир-атлар арасында үтте. Ачылышта конкурсның баш судьясы, Табиблык-физкультура диспансерының баш табибы Рафис Әхмәтҗанов, катнашучыларны сәламләп: "Безнең медицина хезмәткәрләре спорт белән шөгыльләнәләр, үз сәламәтлекләрен саклыйлар, бу аларга профессиональ медицина эшчәнлегендә нәтиҗәлерәк эшләү мөмкинлеге бирә - һәм бу безне шатландыра”, - диде.

Турнир ялгыз разрядларда, матч очрашуы өч уеннан ике җиңүгә кадәр үтте.

Бадминтон буенча ярышларда җиңүче титулын 2 нче стоматология поликлиникасының табиб-стоматологы Альберт Гарифуллин алды. Икенче урында - 6 нчы балалар поликлиникасының баш табибы Денис Дуткин. Пьедесталның мактаулы өченче урынын психоневрология диспансерының баш табибы Эльмир Гатин яулады.