Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 20:44 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 20:44 , 22.5 °C
12.07.2022
0
Поделиться
Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты спортчылары ике алтын һәм бронза медаль яулады

Ульянда VIII Бөтенроссия җәйге Универсиада уза. Анда мең ярымга якын студент һәм бөтен илдән спорт сөючеләр катнаша. Алар арасында безнең тхэквондочылар да бар: Роман Лещев, Алена Миронюк, Илья Ракин, Дмитрий Шепелев.

Тхэквондо буенча турнирда сигез комплект медаль уйнатылды – дүртәр егет һәм кыз арасында. Ярышларда илнең 19 төбәгеннән 28 югары уку йортыннан 107 спортчы катнашты.Турнирның беренче көнендә чаллылылар 2 алтын медаль яулады. Роман Лещев (68 кг авырлык категориясе) һәм Алена Миронюк (57 кг авырлык категориясе) ярышларда беренче урынны алды.

9 июльдә, тхэквондо ярышларының соңгы көнендә,  егетләр арасында (80 кг һәм 80 кг нан артык) һәм кызлар арасында (67 кг һәм 67 кг. нан артык) ике авырлык категориясендә медальләр уйнаттылар. Анда шәһәрдәшебез Илья Ракин 80 килограммнан артык авырлык категориясендә бронза медаль яулады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты җыелма командасы 2 нче урынны яулады.