Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:19 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:19 , 20.5 °C
20.04.2021
0
Поделиться

Мәскәүдә бертуган Знаменскийлар исемендәге Олимпия үзәгенең җиңел атлетика манежында 65 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Спорт чарасы ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты кысаларында оештырылды.

Яр Чаллы шәһәренең данын 79 яшьлек спортчы-ветераны Григорий Михайлович Ландышев яклады. Ул ярышлар программасының ике төрендә катнашты. 75 яшь һәм аннан өлкәнрәк спортчылар арасында 400 м дистанциягә йөгерүдә 1 нче урынны, 200 м дистанциядә - 2 нче урынны яулады.